Инде Әлмәтнең уңышларына күз салгач, араларыннан бер егетне аерым телгә алмый мөмкин түгел. Ильяс Галимов үз авырлыгында беренче җиңүен 1998 елда ук яулый. Аннары бу уңышын 2000, 2004, 2008, 2009, 2011, 2013 елларда кабатлый. Быел янә уңышка иреште. Шушы еллар эчендә ничә мең тонна тимер күтәреп, ничә йөз литр тир түгүе белгечләргә дә, аның үзенә дә мәгълүм түгел. Ә менә исеме тарихка кереп калды инде. Сүз уңаеннан, Ильяс – өч мәртәбә бу бәйгенең баш батыры да булып танылган кеше. Соңгы ун елда турнирда баш батыр өчен алыш уздырып тормыйлар. Дүрт авырлыктагы егетләр арасында өстәмә ярыш уздыруның бик үк гадел түгеллеген алга сөрүчеләрнең сүзендә дә бар дөреслек. Әмма авыл хуҗалыгы тармагына багышлап оештырылган ярышка бер тәкә алып килү символик мәгънәгә дә ия булыр иде.