Казанда авыл батырлары бәйгесе тәмамланды 2нче өлеш

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Инде Әлмәтнең уңыш­ларына күз салгач, араларыннан бер егетне аерым телгә алмый мөмкин түгел. Ильяс Галимов үз авырлыгында беренче җиңүен 1998 елда ук яулый. Аннары бу уңышын 2000, 2004, 2008, 2009, 2011, 2013 елларда кабатлый. Быел янә уңышка иреште. Шушы еллар эчендә ничә мең тонна тимер күтә­реп, ничә йөз литр тир түгүе белгечләргә дә, аның үзенә дә мәгълүм түгел. Ә менә исеме тарихка кереп калды инде. Сүз уңаеннан, Ильяс – өч мәртәбә бу бәйгенең баш батыры да булып танылган кеше. Соңгы ун елда турнирда баш батыр өчен алыш уздырып тормыйлар. Дүрт авырлыктагы егет­ләр арасында өстәмә ярыш уздыруның бик үк гадел түгеллеген алга сө­рүчеләр­нең сүзендә дә бар дө­реслек. Әмма авыл хуҗа­лы­гы тармагына багышлап оештырылган ярышка бер тәкә алып килү символик мәгънәгә дә ия булыр иде.   

 

Беренче вакытларда 10 үлчәү авырлыгында узган бәйгедә хәзер җиде катего­риягә бүленеп бил алышалар. 60 килолы егетләр арасында бу юлы Әлмәттән Рүзил Ганиев җиңү яулады. Беренче уңышына ул әле 2006 елда ук ирешкән булган. Рүзилнең дүртенче җиңүе булды бу. Былтыргы чемпион Нәфис Миңнебаев исә өчен­че калды. Ике танылган батыр арасындагы урынга Зәй­дән Динар Кәримов кереп урнашты. 23 яшьлек егетнең соңгы вакыттагы уңышларын исәпкә алганда, ул бу урыннан китәргә җыенмый да. 70тә җиңүчене билгеләү өчен финал алышында бер минут вакыт өстәргә туры килде. Әйтергә кирәк, көрәш­челәрдән бигрәк, команда вә­килләре канәгатьсезлек белдерде хөкемдарларга. Әм­ма бу әле шау-шуның башы гына иде. “Ак барс-Әгер­җе” өчен бил алышкан мәй­дан хуҗасы Азат Нурмөхәм­мәтов Телә­чедән килгән башкорт егете Артур Зөлкарнәев­тан өстен­рәк булып чыкты. 80 килолылар арасында янә “Ак барс-Әгерҗе”дән Илмир Төхфә­туллин җиңү яулады. Менделеевскидан яшь, әмма ки­ләчәктә лидерларның әле күр­мәгә­нен күрсәтәчәк Ренас Кәли­муллин икенче урын­да калды. Узган елгы финал, былтыргы нәтиҗә. 90да Минзә­ләдән Ришат Гайнетдинов барысыннан да өстен булуын раслады. Актаныштан Илдар Хәмитов бу юлы икенче урын белән генә канәгатьләнде. 


"Интертат" республика электрон газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International