Ничә төннәр йокламыйча әзерләнгән оештыручылар, тез буыннарын егәрли алмаган катнашучылар... «БикаФест»ның финиш сызыгына да килеп җиттеләр. Кичә, 16:00 сәгатьтә, КФ(П)У актлар залында, гала-концертта аларны тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
«Сәләт» фондының генераль директоры Җәүдәт абый Сөләйманов гала-концертны ачып җибәргәндә Рөстәм абый Бикмуллин гаиләсенә зур рәхмәтләрен җиткерде: «Балалар, сез дә аның кебек булырга тырышыгыз. Сездән соң да җирдә эз калсын. Матур итеп, бер-берегезгә булышып яшәгез» – диде.
«Сәләт»нең якын дусты, заманында Рөстәм абыйның үзен шәхсән белгән кеше – Римма апа Ибраһимова әлеге фестивальнең жюри әгъзасы булуын сөенүен белдереп, чиксез рәхмәтләрен җиткерде. «Талантлы яшьләр күп, аларны шушындый фестивальләрдә үстерү – безнең бурыч», – дип үз фикерләре белән уртаклашты.
«Татар халык җырын башкаручы» номинациясендә зурлар төркемендә беренчелек Хәсәншина Миләүшәгә, ә кечкенәләр төркемендә Гафиятуллина Исламиягә тапшырылды. Кызларга «Сәләт» фонды бүләкләре тапшырды. «Автор-башкаручы» номинациясендә кечкенәләр төркемендә Әхмәтҗанова Энҗе беренчелекне яулады. Ә шигърият бүлегенең «Үз әсәрен иң яхшы укучы» булып Закирова Гүзәл һәм Бикмуллина Зәринә саналды. «Башка кеше әсәрен иң яхшы укучы» – Батырханова Айзилә, Насыйбуллина Мәликә.
Гадәттәгечә, биредә, «Сәләт»кә хас рух, тамашачы белән катнашучылар арасында җылы атмосфера тудырылды. Биредә бер-берсенә нәфрәт белән караган көндәшләр юк, монда – барысы да дуслар, бу – «Сәләт». Бу – сәләтлеләр фестивале.
Берәүләр концерт дәвамында яңыраган татар халык җырларына кушылып җырласа, икенчеләре гитарага кушылып җырлый торган бард җырларын үз итте. Ләкин Мәликә Насыйбуллина башкаруындагы «Сугыш балалары» әсәре беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кечкенә генә кыз сугыш елларында булган бар кайгы-хасрәтне 2-3 минут эчендә тамашачыга җиткерә алды.
Дустым, быелгы «БикаФест»та катнаша алмагансың икән, бер дә борчылма. Без сине киләсе елга көтеп калабыз! Икенче елга безнең фестиваль өчен юбилей елы!