Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Казанда авыл батырлары бәйгесе тәмамланды 1нче өлеш
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
55 командадан 355 көрәшче чыгыш ясаган турнирның ахыргы өлеше аеручы кызу булды. Финаллар җиткәч көндәшлек артканга гына түгел. Җиңелүчеләр – җиңелә, ә хөкемдарлар үз сүзләрен кистереп әйтә белмәү аркасында да. Бу юлы да әнә шундый хәлләр булды. Ә бит аларның кабат бер келәмгә чыгасы да бар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына милли көрәш ярышы быел 20нче мәртәбә оештырылды. Тәүге тапкыр 1995 елда узган бәйгенең беренче җиңүчеләре булып Миңнерахман Ваккасов, Рафак Хәлиуллин, Вакыйф Тимербаев, Гомәр Гәрәев, Рафил Әхмәтханов, Владимир Николаев, Марсель Таһиров, Вил Усманов, Рамил Җамалетдинов, Илдар Рәфыйковлар таныла. Ә командалар беренчелеген Балтач егетләре ота. Бу район командасы әлеге турнирда барлыгы дүрт тапкыр җиңү яулаган. Теләче – өч, Арча белән Кукмара – икешәр тапкыр уңышка ирешкән. Актаныш белән Биектау егетләре дә берәр мәртәбә кубок алып кайтып киткән. Ә менә әлмәтләр команда беренчелеген сигез тапкыр (1998, 2000, 2004, 2008, 2009, 2011, 2013, 2014 еллар) откан. Алга китеп булса да, шуны әйтергә кирәк: быел алар тугызынчы мәртәбә уңышка иреште. Икенче урынны Теләче көрәшчеләре алды. “Ак барс-Әгерҗе” өченче калды. Әмма иң нык сөенүчеләр арчалар булгандыр мөгаен. Алар бу ярышта дүртенче урынны алды. “Без үзебезнең егетләр белән уңышка ирештек. Әлмәт белән Теләчедә читтән килгән егетләр күп. “Ак барс-Әгерҗе” дә – җыелма команда ул. Ә бездә андыйлар юк”, – диеште былтыр бишенче булган Тукай якташлары.
"Интертат" республика электрон газетасы
http://mdms.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/490989.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Биектау районы Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Барлык битараф булмаган кешеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Чисталык - уртак тырышлык нәтиҗәсе. #эковесна
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
14
апрель, 2026 ел
Эре габаритлы калдыклар категорияләре
Эре форматлы утиль төшенчәсе төрле калдыкларны берләштерә. Берничә категорияне аерып күрсәтәләр: Сантехника-канализация, су, вентиляция, җылылык белән бәйле бөтен нәрсә. Моңа торбалар, ванналар, кабырчыклар, батареялар керә. Зур булмаса да, катнаштыргычларны да бу төркемгә кертәләр. Үз ресурсын эшләп чыгарган көнкүреш һәм электр техникасы: компьютерлар, принтерлар, суыткычлар, микродулкыннар һ. б. Яктырткыч приборлар: плафоннар, люстралар. Товар кыяфәтен, Куллану үзлекләрен югалткан яки хуҗаларын канәгатьләндерми башлаган җиһазлар: комодлар, диваннар, шкафлар һәм башка әйберләр. Кайбер төзелеш материаллары: иске идән һәм стена түшәмәләре, демонтажланган рамнар, ишекләр. Агач калдыклары: ботаклар, кәүсәләр, такталар. Спорт җиһазлары: чана, велосипед, чаңгы, самокат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз