ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Узган елны Ауропадагы jacobsHack хакатоны Бремен университетында узды. Биредә 30дан артык илдән студентлар 19 сәгать эчендә проектлары өстендә эшләде.
Агымдагы елның 26 октябреннән Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының 21.07.2015 кабул ителгән 259нчы номерлы “Оператор тарафыннан бушлай универсаль хезмәт күрсәтү буенча Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәре сайтлары исемлеге” боерыгы үз көченә керә.
Саранскийда Идел буе федераль округы буенча тулы вәкиллекнең мәгълүмат яклау Координацион Советы утырышы узды. Чарада доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарында кадрлар эшчәнлеген камилләштерү турында киңәшмәдә катнаштылар. Ул ТР мәдәният министрлыгында узды.
Россия Федерациясенең Хөкүмәте элемтә министрлыгы белән килешеп, Россиянең ИТ-кмопанияләренә льготалар саклап калды. Россия ИТ-компанияләре өчен льготалы иминият кертемнәрен 5 елга озынайту (2023 елга кадәр) турында карар тиз арада кабул ителәчәк.
26 октябрь көнне Суыксу авылында яшәүче әтием Җиһаншин Илдус Җиһанша улына 85 яшь тулды.

25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
Сугыш меңләгән баланың язмышын челпәрәмә китерде,  якты һәм шатлыклы балачагыннан мәхрүм итте. Сугыш чоры балалары,  кечкенә һәм хәлсез булсалар да, Җиңү көнен якынайтырга тырышалар.  Бу афәт аларның дөньяда яши башлаган гына чорына туры килгәнлектән,  ул сабыйлар башыннан бик күп кайгы-хәсрәт уза.  Күпме баланы чит-ят җирләргә алып китәләр, ә күпмесе тумаган килеш үтерелә...
Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 15-25 октябрь аралыгында Татарстан почтасы бүлекләрендә Бөтенроссиякүләм Әбүнәчеләр декадасы дәвам итүен искә төшерә. Декада кысаларында 22 октябрьдә Казан каласында”Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында Әбунәче көне уздырыла.

Бу елның сентябрендә Россиянең яңа шәһәре Иннополиста яңа мәктәп ачылды. Әлеге мәктәпнең төп максаты: Россия һәм чит илләр мәгарифенең иң яхшы практикаларын берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International