Роман Шәйхетдинов: Татарстан Республикасы электрон хөкүмәт сегментына 1 гыйнвардан алып 271 миллион уңышсыз кибер-хөҗүмнәр ясалган

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Саранскийда Идел буе федераль округы буенча тулы вәкиллекнең мәгълүмат яклау Координацион Советы утырышы узды. Чарада доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Үз чыгышында Роман Шәйхетдинов Татарстанның дәүләт хөкүмәте ресурсларына санкцияләнмәгән керү омтылышлары статистикасыннан башлады.

“Агымдагы елның 1 гыйнвареннән Татарстан Респуубликасы электрон хөкүмәт ресурсларына 271  миллион уңышсыз кибер-хөҗүм башкарылган. Кибер-яклауны яхшырту буенча актив эшчәнлек үз нәтиҗәсен күрсәтә -  бер генә дә хөҗүм уңышка ирешмәгән”, - диде Роман Шәйхетдинов.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры сүзләренчә Татарстанда дәүләт мәгълүмати системаларын яклау буенча җитди эш алып барыла. Бүгенге көнгә 40лап белгеч ТР ГИСТ сегментын администрацияләү вазыйфасын алып бара. Якланган һәм аттестацияләнгән системалар: “ЗАГС”, “Кадрлар система”, “Кан хезмәте”, “МФЦ”. “ТР Электрон сәламәтлек саклау”, «Глонасс+112» системалары якланган.

Координацион Совет утырышында Татарстан тәҗрибәсе Идел буе федераль округ субъектлары өчен мисал булып торачак дип билгеләнде.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International