Искә төшерсәң...

2015 елның 25 октябре, якшәмбе

Сугыш меңләгән баланың язмышын челпәрәмә китерде,  якты һәм шатлыклы балачагыннан мәхрүм итте. Сугыш чоры балалары,  кечкенә һәм хәлсез булсалар да, Җиңү көнен якынайтырга тырышалар.  Бу афәт аларның дөньяда яши башлаган гына чорына туры килгәнлектән,  ул сабыйлар башыннан бик күп кайгы-хәсрәт уза.  Күпме баланы чит-ят җирләргә алып китәләр, ә күпмесе тумаган килеш үтерелә...

Парклар һәм скверлар елына багышланган  чаралар уздыру барышында  “Өмет”  Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге  хезмәткәрләре  Биектау станциясендәге скверда,  “хатирәләр белән эшләү” технологиясен кулланып, “Сугыш чорындагы балачак” дигән темага  өлкәннәр очрашуын оештырды. Алар сугыш елларындагы балалар фотосурәтләре белән слайд-шоуны карадылар. Үзләренең, абый-апаларының балачак хатирәләрен яңарттылар.

 


Гүзәл РӘХМӘТУЛЛИНА, социаль эш белгече

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International