Яшьнәп үтелгән яшьлек

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
26 октябрь көнне Суыксу авылында яшәүче әтием Җиһаншин Илдус Җиһанша улына 85 яшь тулды.


Язмамда  әтиемнең яшьлек еллары турында да бераз әйтеп үтәсем килә. 1930 нчы елны Суыксу авылында туган ул. Хезмәт юлын, Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач та, китапханә мөдире булып башлап җибәрә. 17 ел Суыксу авыл Советы  башкарма комитеты рәисе, 8 ел районның иң зур –  Ульянов исемендәге колхозында партком секретаре, “Рәс” күмәк хуҗалыгында куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшләде, соңгы елларда ветераннар советын җитәкләде. Һәр эшен җиренә җиткереп башкарган, пөхтәлеге, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә  күп кенә грамоталар, медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Мин әтием турында нәрсә әйтә алам? Ул һәрвакытта да яхшы әти булды безгә. Әнием белән алар 53 ел бергә иңгә-иң куеп,  үрнәк гаилә булып яшәделәр. Алар үзләренең яхшы сыйфатларын бездә дә кечкенәдән үк тәрбияләргә тырыштылар. Хәзерге вакытта әнием гүр иясе инде. Урыны җәннәттә булсын!

Бу язма  турында мин әтиемә әйттем. Аның яшьлек елларын сораша башлау миңа җиңелләрдән булмады. Әтиемнең күзләре яшьләнде. Ә шулай да ул кирәкле мәгълүматларны исенә төшерергә тырышты. Әйтергә генә җиңел, 85 ел гомер узган бит. Сөйләгәндә әтиемнең тавышында дулкынлану сизелде. “Эшләгән эшемне җиренә җиткереп эшләргә ярата идем. Хезмәтемне яраттым. Эшләгән вакытта авыл халкына начарлык эшләмәгәнмендер дип уйлыйм”, –  ди ул. “Әйе, – дип сүзен дәвам  итте юбилярым, – авыр чаклар күп булды инде, исерекләрне дә күрдем, хәтта өйләренә барып,  ул вакытта гаиләләре белән сөйләшеп, гаиләне таркалудан саклап кала идем. Әле без эшләгәндә урманнар бик күп яналар иде. Шунда урманда янгын сүндерергә атналар буена китә идек. Шул янгын сүндерүдә катнашуым өчен медаль белән бүләкләделәр мине. Медальләрем күп минем, 15 ләп алар”, –  ди әтием.

Мин үзенең тормышы турында сөйләп утырган әтиемә карыйм. Ул  үзенең язмышы турында рәхәтләнеп сөйли. Бер генә дә үкенеп, зарланып искә алмый үткәннәрен. Чынлап та, яшьнәп үтелгән яшьлек!

Шундый олы җанлы, сабыр, кешелекле булганы  өчен әтиемә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.  Синең кебек миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Әти, син балаларыбызга да яхшы дәү әти.

Кадерле әтиебез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай ягымлы бул. Безне сөендереп озак яшә әле!  Син :”Яшәгән гомерем заяга узмаган!” – дип горурланып әйтә аласың.
 

Эльмира ФӘЕЗОВА, Суыксу мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International