Киләсе елда Татарстанда күрсәтелә торган электрон хезмәтләр исемлегенә тагын 30 яңа хезмәт өстәлергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
“Әлеге хезмәтләр халыкның һәм юридик затларның тормышында еш чагылыш таба. Эшчәнлекне анализлау һәм регламентацияләү аркасында бу муниципалитет һәм ведомстволардан күләмле эш сораячак. Кайчак хезмәтне электрон төргә күчерү, аның сыйфатын да яхшы якка үзгәртә”, - дип ачыклык кертте Р. Шәйхетдинов.
Министр билгеләп узганча, “ТР хезмәләре” мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә интерфейс концепциясе тулысынча яңадан эшләнгән. Яңа концепция хезмәттән файдалануда җентекләп аңлатуны күздә тота, теләсә нинди хезмәтнең һәр бите бары тик кирәкле мәгълүматтан һәм мәгълүмат кертү өчен бик аз юллардан тора. Бу хезмәттән уңайлы һәм хатасыз файдалану мөмкинлеген бирә. Яңартылган мобиль кушымтада кулланырга мөмкин булган хезмәтләр исемлеге дә үзгәргән. Анда кулланучыларның 80 проценты игътибарында булган иң популяр һәм иң кирәкле хезмәтләр куелган.
Хәзер шәхси кабинет та күпкә функциональ. Дәүләт хезмәтләре порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинет мәгълүматлары тиңдәшләштерелгән, моның ярдәмендә, кулланучыларга үзе турында мәгълүматны берничә урында саклау зарурлыгы юк.
Роман Шәйхетдинов “IT-чемпион” конкурсы дәвам иттерелүе турында да сөйләп узды. 25 нче декабрьдә бәйгенең икенче этабы җиңүчеләре билгеләнәчәк. Моннан тыш, балигълык яшеннән узганнар өчен дә конкурста катнашу мөмкинлеге тудырыла. Бәйгенең шартлары турында тулырак uslugi.tatarstan.ru. да мәгълүмат табарга мөмкин. Төп приз - iPhone 6S.
Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
“Муниципалитетларда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрне автоматлаштыруның төп бурычы – мәгълүмати мохиттә кешенең максималь төстә үз-үзенә хезмәт күрсәтүенә ирешү, порталдан, мобиль кушымтадан, инфоматлардан, терминаллардан файдалану мөмкинлеге”, - дип, Роман Шәйхетдинов электрон хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә төп юнәлешләрнең сәламәтлек саклау, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык тармаклары булуын искәртте.
Портал аша язылган электрон гаризалар саны 55 процентка арткан (барлыгы 1,8 млн гариза), теркәлгән шәхси кабинетлар саны якынча 1,5 млн га җиткән. Бу Татарстанда яшәүче һәр өченче кешенең дәүләт хезмәтләре порталында үз шәхси кабинеты бар дигән сүз. Портал аша түләүләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, 86 процентка тәңгәл үсеш кичерә – 3 803 388. Гражданнар электрон рәвештә түләгән сумма барлыгы 4,2 млрд диярлек сумны (төгәлрәк әйтсәк, 4 177 400 000 сум) тәшкил итә – үсеш 106 процентка кадәр. Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, республика халкы ешрак ТКХ хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, балалар бакчалары өчен портал аша түли. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү, узган елга караганда, 150 процентка арткан. Балалар бакчалары өчен халык портал аша сизелерлек күп түли башлаган – үсеш 177 проценттан гыйбарәт.
“Хәзер мәктәпләрдә туклану карталарын тулыландыру сервисы гамәлгә ашырыла. Республиканың һәр район һәм шәһәрендә мәктәптә туклануны оештыру буенча үз локаль операторы бар. Бу ата-аналар өчен бик уңайлы сервис санала. Балалар ашау өчен магнит картасы аша түли ала һәм картага акчаны да электрон рәвештә өстәп була”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.
Министр 2015 нче елның 1 нче февраленнән порталда һәм мобиль кушымта аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакытында комиссиянең нульгә тәңгәл булуын да искәртте. Шул рәвешле, 1,17 млн нан артык йорт хуҗалыгы коммуналь хезмәтләр өчен теләсә кайсы банка картасы белән комиссиясез түли ала.
Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, электрон рәвештә күрсәтелә торган иң популяр хезмәт, элеккечә, законлы никахлашуга гариза бирү кала. Бу хакта брифингта тулырак ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.