Бүген Казанда IT-паркта электр белән эшли торган машиналар өчен беренче җәмәгать кору станциясе тантаналы төстә эшләтеп җибәрелде, шулай ук беренче электрмобиль зарядка алды. Сынау чорында электрокарлар бушлай корылачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
10, 11 ноябрь көнннәрендә Коркачык тимер юл разъезды поселогының мәктәбендә хәзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатларында үткәрелә торган укытучылар семинары узды.
Көзге каникуллар вакытында - 2015 елның 2-8 ноябрь көннәрендә - атарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 2136 тапкыр юлга чыккан. Аларның 1669ы мәктәп автобуслары, 346 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 121 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.
Татарстанда элмә элемтә линияләрен җир астына күчерү эше дәвам итә. 2015 елның 10 ае эчендә 114,9 км элмә элемтә линияләрен җир асты коммуникациясенә күчергәннәр.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 16 ноябрендә сәгать 8.00-16.00 аралыгында Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән һәм Биләрдә план эшләре буенча барлык техник чаралар да сүндерелеп торыла, дип хәбәр итә.
9 ноябрьдә "Яңа Гасыр" телеканалында социаль проект старт алды. "Социаль белем әлифбасы" тапшырулар циклы татар телендә чыга. Телерубрика халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мөһим сорауларга җавап бирәчәк.
10 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15831 кеше. Узган атнага караганда бу 128 кешегә артыграк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31164 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 940 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора.