ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Казахстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды.  Составында муниципаль берәмлекләрдәге башкарма комитетларның мәгариф идарәсе  җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты вәкилләре, республика мәктәпләре һәм көллиятләре директорлары булган   татарстан делегациясе  тәҗрибә алмашу максатыннан Астана шәһәре белем бирү оешмаларында булачак.

9 ноябрьдә  Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагындагы инженерлар әзерли торган лицейның уку бинасы ачылды. Икенче уку чиреген лицейчылар төзекләндерүдән соң яңартылган бинада, җиһазландырылган уку классларында башлый.

21 ноябрь көнне Казанда “Иң яхшы чит ил мәктәпләре” дигән халыкара күргәзмә була. Ул чит илдәге урта белем бирү системасына багышлана. Анда АКШ һәм Европандан 20дән артык урта мәктәп вәкиле катнашуы көтелә.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортлараны кабул итү тәртибе турындагы яңа боерыкны бастырган, ул алдагы елларда гамәлдә булачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Нурлат районының 37 мәгариф хезмәткәре профсоюз линиясе буенча шифаханәгә юллама алып, сәламәтлеген ныгыта. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмалары советында әйтүләренчә, юлламалар, нигездә, Татарстан шифаханәләренә бирелә.

11 ноябрьдан башлап "Эфир" һәм "Эфир-24" телеканалларында "Бюро профессий" тапшыру циклы старт ала. Беренче тапшыру "Утро" программасы кысаларында 5:00дан 8:00га кадәр һәм "Полезные новости" кысаларында 18:00дан 18:30га кадәр эфирга чыгачак.

"Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 77 895 гражданнар гаризасы теркәлгән.

Авиакомпанияләр һәм аэропортлар арасында төзелгән килешү кысаларында Россия Почтасы пассажирларның багажларын Мисырдан күрсәтелгән адрес буенча алып кайта.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә WorldSkills методикасы буенча сәнәгать өлкәсенең югары технологияле эшче һөнәрләренең WorldSkills Hi-Tech 2015 һикенче милли чемпионаты узды. Чемпионатта өлкәннәр генә түгел, ә мәктәп укучылары да катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык мәктәп укучысы 12 компетенция буенча көч сынашты. Әлмәт шәһәренең 16нчы урта мәктәбе укучылары Давид Хамитов һәм Игорь Крейдо “Лазер технологияре” компетенциясендә беренче урынны яулады. Ә әлеге компетенциядә өченче урынга Казан шәһәренең 5нче лицее укучылары Артем Иванов һәм Айдар Исхаков лаек дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International