РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриентларны вузларгы кабул итүнең даими тәртибен раслаган

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортлараны кабул итү тәртибе турындагы яңа боерыкны бастырган, ул алдагы елларда гамәлдә булачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Элегрәк кабул итү тәртибе бер елга раслана иде, ә бу документ даими төстә булачак", - дип аныклап уза РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Боерык Россия Юстиция министрлыгында дәүләт теркәве узган һәм агымдагы уку елыннан гамәлдә булачак.

Анда аңлатып узуларынча, кабул итү башкарылачак нормалар ел саен үзгәреп тормаячак һәм абитуриентлар вузларга кабул ителүнең барлык нечкәлекләре турында алдан ук белеп торачак.

Шул ук вакытта вузларга кабул итү турында мәгълүмат бирүнең бердәм датасы да билгеләнә: уку йортлары әлеге көнгә кадәр үзләренең рәсми сайтларында кабул итү кампаниясе турындагы барлык документларны урнаштырырга тиеш булачак. Моннан тыш, кабул итү тәртибе укырга керүчеләргә портфолио өчен өстәмә баллар (10 баллга кадәр) алу мөмкинлеген бирә.

Шулай ук моңа кадәр көллият яки техникум тәмамлаган абитуриентлар белем бирү йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлау турында диплом тәкъдим иткән очракта, өстенлекләр ала.  "Урта һөнәри белем портфолиосы буенча вузларга керүче "профильле" абитуриентларны кабул итүнең традицион шартлары да сакланып калган", - диелгән аңлатма язуында.

Моннан тыш, матбугат хезмәтендә искәртеп узуларынча, Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңгән сәләтле укучылар өчен дипломнар элеккеге кебек бер ел гына түгел, ә дүрт ел гамәлдә булачак. "Россия Федерациясендә белем бирү турында"гы Федераль законга шундый үзгәрешләр кертелгән, диелгән хәбәрдә. 


"Татар-информ" МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International