Быел Нурлат районының 37 мәгариф хезмәткәре профсоюз линиясе буенча шифаханәгә юллама алып, сәламәтлеген ныгыта. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмалары советында әйтүләренчә, юлламалар, нигездә, Татарстан шифаханәләренә бирелә.
Соңгы вакытта педагоглар күбрәк “Ливадия”, “Крутушка”, “Жемчужина”, “Санта”, “Вита”, “Нурсан” кебек санаторийларга җибәрелгән. Педагоглар үзебезнең “Нурсан”ны аеруча яратып сайлыйлар икән.