ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 10-12 ноябрендә Республика олимпиада үзәгендә IV Республикакүләм тарихи-хокукый турнир узачак. Ярышларда республика мәктәпләренең 8-11 сыйныфларында укучылардан торган командалар катнашачак.Турнир сайлап алу туры һәм финал уеннарыннан тора. Сынаулар иң яхшы ике команда уены белән тәмамланачак.

Россия ислам институтында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Журналист буласым килә” ислам темасына багышланган иҗади эшләр конкурсы башланды. Аны РИИ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

14 ноябрьдә "Мега" сәүдә үзәгендә  Казаннның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Катнашучылар игътибарына булган вакансияләр  турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә 30 предприятие вәкиле катнашыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

6-8 ноябрь көннәрендә катарда узучы робототехника буенча 12нче бөтендөнья олимпиадасында (World Robot Olympiad — WRO) Россия җыелмасы дүрт комплект бүләк алды: төп урта яшь группасында һәм иҗади  өлкән яшь группасында икешәр алтын, шулай ук иҗади кече яшь группасында һәм студентлар зачетында ике көмеш.

Көзге каникуллар көннәрендә ИТ-паркта ИТ-технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен ишекләр ачылды. Биредә мәктәп укучылары өчен гомум белем бирүче ILand яңа сменасында катнашты.

2015 елның 2-8 ноябрь вакытында “112” ермеры аша 48176 шалтырату кабул ителгән, аларның 57,5% ялган шалтырату булган.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүгеннән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагындагы химия тирәнтен өйрәтелә торган П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында Республика фән фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләре командалары катнаша. Фестиваль, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын стимуллаштыру максатларында, үткәрелә. Катнашучыларның эше проект командалары форматында табигать, техник һәм гуманитар фәннәр секцияләре буенча республикада фән, технологияләр һәм техниканың өстенлекле 12 юнәлеше кысаларында оештырыла.

28 октябрьдан алып 3 ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә - 92 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 74 кеше.

3 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15703 кеше. Узган атнага караганда бу 151 кешегә кимрәк.  Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31836 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 1616 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International