ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 26 октябреннән 1 ноябренә “112” номерына 50 224 шалтырату кабул ителгән, аларның 64,1% ялган шалтыру булган.

Узган атна эчендә (26.10-01.11.2015) Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән  3689 тапкыр юлга чыккан. Аларның 3154е мәктәп автобуслар, 388 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 147 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына 6 категория өстәлде.

Бүген сәгать 21.00дә "Казан-Арена" стадионында  «Рубин» (Казан шәһәре, Россия) – «Ливерпуль» (Ливерпуль шәһәре, Англия) матчы узачак. Матчка билетларны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы һәм "Электрон Татарстан" информатлары аша алып була.


4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

7 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Белоснежка и семь гномов" спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльне Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, тормышта авыр хәлдә калган балалар карыячак. 

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда бу елның 9 ай нәтиҗәләре буенча җинаять саннары 13,3% арткан.

80 нче елларның  иң яшь һәм талантлы хәрби начальникларыннан берсе - Владислав Алексеевич Ачалов 44 яшендә  генерал-полковник, һава-десант гаскәрләре  командующие, ә бер елдан  СССРның Оборона министры урынбасары, һава-десант гаскәрләрен, диңгез пехотасын, "спецназ"ны һәм хәрби разведканы  берләштергән "Тиз җавап кайтару гаскәрләре"  командующие була. 1990 елның гыйнварында  Бакуда әрмәннәр арасында хәвефле хәл килеп туганда  тәртипсезлекләрне бетерү операциясен нәкъ менә  Ачалов уздырды, Бакуга гаскәрләр кертеп, андагы үтерешне туктатты. Бер елдан Оборона министрлыгы Ачаловны  хәрби частьләр хәрәкәтен җайга салу  өчен   Вильнюска җибәрде. Ачаловны ул чакта СССРдагы иң "кайнар нокталарда" даими булганы өчен "төп янгын сүндерүче" дип тә йөрттеләр.
Җырлар иҗат итүме, әдәбиятмы, халык һөнәрчелегеме - татар халкы милли сәнгатькә  хас  гадәт-йолаларга искиткеч бай.  Чигү сәнгате алар арасында  аерым бер урын алып тора. Оста куллар бу һөнәрнең серләрен буыннан буынга тапшырганнар.
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.
Беренче чирек азагында  2 нче Биектау урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен "Җәяүлеләр дигән исем бирү" дип аталган чара уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International