Томскида 26-29 октябрьдә яшь геологларның Бөтенроссия ачык олимпиадасы төгәлләнде. Анда Татарстан данын Казаннан “Селенит” һәм Түбән Камадан “Азурит” командалары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми команда исәбендә Түбән Камадан "Азурит" командасы 2 урын, Казаннан "Селенит" командасы 3 урын яулады. Беренче урынга олимпиада хуҗалары - Томск шәһәренең яшь геологлары лаек дип табылды.
2015 елның 2 ноябрендә "Костер" республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "SаMоSтоятельные дети" республикакүләм наркотикларга каршы проектның профиль сменасы башланып китте. Сменада республика районнарыннан 14-16 яшьлек иң актив укучылар җыелды. Смена "Дуслык әлифбасы" дип аталган девиз астында узачак.
Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасы белән берлектә 3 нче ноябрьда «Белергә хокукым бар!” дип исемләнгән видеоконференция рәвешендә республикакүләм наркотикларга каршы дәрес үткәрде.
Казан шәһәренең Киров районы 4-нче татар гимназиясендә 2015 елның 30 октябрендә “Калфаклы сандугач – 2015” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үтте.
Көзге каникуллар вакытында 2015 елның 2, 5 һәм 6 ноябрендә республиканың 1-11 сыйныфларында укучы, балалар йортларында тәрбияләнүче, күп балалы гаиләләрдә һәм уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнүче 900дән артык бала бушлай Татарстан Республикасы Милли музеенда булачак.
9-15 ноябрь көннәрендә мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә “Куркынычсыз юл”/ “Дорога без опасности” бөтенроссия интернет-олимпиадасы уздырыла. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, “2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, юлда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең массакүләм формаларын үстерү, балаларның юлда транспорт һәлакәтләрендә имгәнү, җәрәхәтләнү очракларын профилактикалау, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту йөзеннән, үткәрелә.
2015 елның 3 ноябрендә 17 сәгатьтә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Анастасия Волочкованың хәйрия концерты була. Анастасия Волочкова - россия балеринасы, биюче һәм җәмәгатьчелек эшлеклесе.
2015 елның 29 октябрендә өч йөздән артык татарстан мәктәп укучылары үзләренең әти-әниләре белән Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында "Романның гаиләсе" спектаклен карады. Спетакль улы каты авыручы ана кешенең язмышы турында.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан МЕГА Сәүдә үзәгендә махсуслаштырылган учреждениеләрендә, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Иҗат иле” акциясе уздырылды.