Татарстан яшь геологлары Бөтенроссия ачык олимпиадасыннан җиңеп кайтты

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Томскида 26-29 октябрьдә яшь геологларның Бөтенроссия ачык олимпиадасы төгәлләнде. Анда Татарстан данын Казаннан “Селенит” һәм Түбән Камадан “Азурит” командалары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми команда исәбендә  Түбән Камадан "Азурит" командасы 2 урын, Казаннан "Селенит" командасы 3 урын яулады.   Беренче урынга  олимпиада хуҗалары - Томск шәһәренең яшь геологлары лаек дип табылды. Номинацияләрдә гомуми команда исәбендә урыннар  түбәндәгечә:
"Минералогия" - 1 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
"Палентология" - 2 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
"Геологик бүленеш" - 2 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
Шәхси исәптә "Азурит" командасыннан икенче урынга Антон Толстиков, өченче урынга Шамил Ибраһимов  лаек дип табылды.
Шәхси исәптә номинацияләр буенча урыннар:
"Минералогия" һәм "Геологик бүленеш" - 2 урын Антон Толстиков
"Минералогия" - 3 урын Шамил Ибраһимов
"Палентология" - 3 урын "Селенит" командасыннан Рената Давлетова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International