ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Бүген Казанда “Солнечный город” тора комплексы территориясендә почта элемтәсенең яңа бүлеге ачылды. Чара “Татарстан почтасы”-“Россия почтасы” филиалы директоры Регина Кузнецова, Вахит һәи Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе урынбасары Алсу Асадуллина, Казан шәһәренең муниципаль мәгарифенең башкару комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең башлыгы  Рифат Ханнанов һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Наталья Китаева катнаштылар.

2015 елның 6-8 ноябрь көннәрендә Доха шәһәрендә (Катар) дөньякүләм роботлар олимпиадасының (World Robot Olympiad 2015 – WRO) йомгаклау этабы узачак. Бу елгы олимпиада сезонының темасы – “Роботлар-тикшерүчеләр” (Robots-Explorers).

4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстанда бәйрәм көннәре, шул исәптән почта элемтә бүлекләре өчен дә әлеге көннәр ял булачак. Берничә искәртмә бар.

«WorldSkills Russia-2015» III Милли чемпионатына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә керткән өлеше, шулай ук 2015 елның 30 октябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында узучы  III Республикакүләм телевизион “Наше время – Безнең заман” фестивале кысаларында югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Н.Н.Китаева, техникумның директоры урынбасары Д.А.Рамазанова һәм техникум студентлары – чемпионат җиңүчеләре Рамиль Гарифуллин һәм Павел Фадеев бүләкләнделәр.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте быел  терлекчелек өчен 10 мең тонна силос һәм 20 мең тонна сенаж әзерләде.
Район эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы  Марина Егорова  катнашындагы киңәшмәсендә сүз алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы яңалыклар турында барды.
Һәркемнең дә кичектергесез рәвештә  хәл ителүне таләп итә торган ниндидер мәсьәләсе була. Кемгәдер беренче чиратта балалар мәйданчыгы төзелү кирәк булса, икенче берәүнең өй каршында коймасы юк, ә кемдер чәчәк түтәле ясап кую турында хыяллана. Проблемаларның, әлбәттә, авыл юлларын тәртипкә китерү кебек  катлаулылары да бар. Мәсьәләнең матди ягы  бюджетка кагыла, ә ул, билгеле булганча, бөтен нәрсәгә дә җитми. Мондый чакта нишләргә, чарасызлык булып күренгән хәлдән ничек котылырга? Биектау районында мондый төшенкелекне үзара салым программасы белән "җиңәләр".

1
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тагын “Язылган өчен – Ipad!” дигән акция игълан итә. Төп приз – ipad – оту мөмкинлекләре  беренче тапкыр ничә сумлык язылуга бәйсез рәвештә  катнашучыларның барысы өчен дә  бердәй тигез булачак. Язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрүчеләр призлар: санлы фотоаппаратлар, акциянең иганәчесе – Кукмарадагы металл савыт-саба  заводыннан  савыт-саба җыелмасы һәм, әлбәттә, төп приза – Ipad уйнатуда катнашачаклар.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Өлкән кешеләр өчен физкультураның үзенчәлекләре бар. Бу аңлашыла да. Олыгайгач, йөрәк эшчәнлегендә,  мускуллар һәм бәйләгеч аппаратта, сулау, нерв системасында һәм башка системаларда үзгәрешләр барлыкка килә. Шуңа күрә физкультура өлкән кешеләр өчен җиңелрәк булырга, җәрәхәтләнү ихтималын булдырмаска, бу яшьтә авыр эшләрдән соң организмның үз хәленә кайту тизлеген исәпкә алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International