“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тагын “Язылган өчен – Ipad!” дигән акция игълан итә. Төп приз – ipad – оту мөмкинлекләре беренче тапкыр ничә сумлык язылуга бәйсез рәвештә катнашучыларның барысы өчен дә бердәй тигез булачак. Язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрүчеләр призлар: санлы фотоаппаратлар, акциянең иганәчесе – Кукмарадагы металл савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмасы һәм, әлбәттә, төп приза – Ipad уйнатуда катнашачаклар.
Моннан тыш, Татарстанның һәр районында “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте басмаларына иң зур суммага язылган бер кеше билгеләнәчәк. Акциянең мондый катнашучыларына бүләкләр биреләчәк.
Акциянең төп шарты үзгәрешсез – 2015 елның 30 декабренә кадәр “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына (6 айдан да ким булмаган вакытка) язылырга кирәк.
Акциягә тәкъдим ителә торган басмалар, шулай ук акциянең шартлары турындагы тулырак мәгълүмат белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
Акциядә катнашу өчен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресына яки podpiska@tatmedia.ru га язылу квитанцияләренең күчермәләрен (яки язылган өчен он-лайн түләү турындагыларын) җибәрегез. Үзегезнең телефоныгызны күрсәтегез һәм “Акция” дигән билге куегыз.
Призлар 2016 елның 12 февралендә уйнатылачак.