ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый алмыйлар. Кагыйдә буларак, гадәти мәктәпләрдә  ишетү, күрү, сөйләшү сәләте кимчелекле булган балаларны укыту өчен шартлар юк.
2015 елның 30 октябрендә татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Сара Садыйкованың туган көне уңаеннан татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү максатыннан Сара Садыйкова исемендәге төбәкара ачык фестиваль-конкурс үткәрелә. Фестиваль-конкурс Казанның Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә быел сигезенче  мәртәбә узачак.
27-31 октябрьдә Иннополис Университетында "Робототехника" юнәлеше буенча өстәмә гомумибелем  программасын гамәлгә ашыручы педагоглар квалификация үстерү курсларында катнаша.  Шул ук вакытта Иннополис Университетында робототехника буенча олимпиада биремнәрен  чишү буенча ТР мәктәп укучылары өчен республикакүләм профиль смена уза. Әлеге чараларда Татарстан Республикасының 33 муниципаль районыннан 50 педагог һәм 37 мәктәп укучысы катнаша.
Казанда беренче мәртәбә “Татарстан студентлары күрке” (“Краса студенчества Татарстана”) сәләтлелек, нәзакатьлелек һәм артистлык осталыгы конкурсы уздырыла.
Казанда Е.К.Завойский исемендәге премия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Финалда 6 кеше катнашты. Казанның берничә яшь галиме җиңүче булып танылды.
6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.
1 ноябрь көнне 11.00дә Иннополис университетында “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында төп һәм өстәмә белем бирүдә IT-компетенцияләрне үстерү” темасына фәнни-гамәли конференция була.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Татарстан почтасы” белән берлектә армиягә чакыруларга альтернатив граждан хезмәтен тармак оешмаларында үтәргә тәкъдим итә.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында (К.Маркс урамы, 74) “Время новых идей” белем бирү проектын ачу тантанасы уздырылды.
5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International