ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 нче елның 28 нче октябрендә, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага Россия Федерациясе халыклары телләрендә II төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үтте.
Татарстан Республикасында актив рәвештә телекоммуникацион инфраструктура үсеше алып барыла. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы раслаган элемтә өлкәсен үстерү планы белән элемтә өлкәләре халык өчен уңайлырак һәм яхшырак итеп булдырыла.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хезмәт юлын якты өлге итеп алырлык,  гаилә тормышы да меңнәргә үрнәк булырлык кеше яши Өбрәдә. Ул - безнең әтиебез Сабиров Салих Сабирҗан улы. Шушы кадерле кешебезнең 25 октябрьдә олуг юбилее.
2015 елның 2 ноябрендә 9.00 сәг. башлап 13.00 кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы «Мин – ТР Доноры» Республика проекты белән берләштерелгән бу сезонда икенче донор акциясе узачак.
Грипптан прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә, авыручанлыкның эпидемик күтәрелү башына кадәр 2–3 атна алдыннан түләүсез алырга була. Сәламәтлек саклау оешмаларында вакцина җитәрлек кадәр санда бар. Гриппка каршы вакцинацияләү авыр өзлегү белән үткән гриппны кисәтә һәм авырудан үлем нәтиҗәсенә юл куймый.
Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләнә. Шушы көн алдында Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә «Госпитальгә кадәр һәм башлангыч госпиталь этабында инсульт белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү һәм диагностикалау принциплары» темасына лекция узды. «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Равил Лутфуллин «Вакыт – ми» концепциясе мөһимлеге һәм «терапевтик тәрәзә» төшенчәсе турында ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшерларына тагын бер тапкыр исләренә төшерде.
«Татарстан Республикасы территориясендә торучы  мигрантларга ярдәм» проекты чикләрендә Казанның «Ышаныч» дигән наркотикларга бәйле кешеләр туганнарының җәмәгать оешмасы СПИД үзәгенең ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлегенә гомуми практика табиблары өчен медицина чыгуларын уздыру өчен (НВПО-«Мединт-М»/П) эшләнмәләр җыелмасын тапшырдылар. Мәгълүмат өчен, ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлеге өйдә һәм сәламәтлек саклау оешмаларында консультатив ярдәм күрсәтә. Уртача ел эчендә 900 кешегә хезмәт күрсәтү белән 400 якын чыгулар үтәлә.
Сәламәтлек индустриясе» күргәзмәсенә туры китерелгән Healthy Nation № 3(22) хәзер электрон версиясендә ала алырлык.
«Студенческая» 4нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОсы йөрәк-кан тамырлары авыруларының рискларын ачыклауга һәм  профилактикалауга юнәлгән «Кан басымың  нормада – исәнлеккә-саулыкка үлчә!» дигән акцияне дәвам итте.

Грипп һәм башка көчле респиратор вирус йогышлары (түбәндә – КРВЙ) белән халык авыручанлыгының сезонлы үсеш чоры башлана. Гриппны иң яхшы профилактикасы – вакциналау. Гриппка каршы вакциналау Милли профилактик прививкаларның календаренә кертелгән һәм мәҗбүри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International