ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Йөреп кайтудан, бәдрәфтән, җәмәгатьчелек урыннарыннан соң һәм ашау аддыннан да кул юуның мөһимлеге төрле авырулардан үзеңне саклауда тора. Кул юуның яхшы гадәте, профилактиканың нәтиҗәле чарасы кебек, мөмкин кадәр иртәрәк тупланырга тиеш. Бу максат белән Бөтендөнья кул юу көне һәм Бөтендөнья сәламәт ашау көне чикләрендә Әлмәт муниципаль районының Абдрахман мәктәбенең балалары өчен викторина белән «Чиста куллар көне» уздырылды.
«Сәламәт буын» дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча фестиваль Әлмәт 1 нче номерлы УББМдә 6нчы класста укучылар өчен башланды. Чараның оештыручылары – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» һәм «Эдельвейс» яшьүсмерләр клублары, Әлмәт медпрофилактика үзәге  балаларда актив яшәү позициясен формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максаты белән чараны уздырдылар.
Бүген Казан һәм Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре директорларына Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларына кабул итүгә электрон гаризалар бирү турында сөйләделәр.
2015 елның 28 октябрендә Казан шәһәренең Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан 420000 почта элемтәсендә “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе белән берлектә “Татарстанның танылган кешеләре белән газет-журналларга языл” акциясе узды.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион»-2015 бәйгесе 30 ноябреьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә бәйгедә 50 113 мәктәп укучысы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 61 025  шәхси кабинетта сакланган.

2 ай эчендә “Мәктәп эко-патруле” бәйгесенә 1 меңнән артык гариза килгән.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Биектау муниципаль районы Ямаширмә  авыл җирлеге башкарма комитеты Россия Федерациясе Жир кодексының 30.18 статьясы нигезендә, крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге өчен авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Ямаширмә авыл җирлегендә урнашкан 8 га мәйданлык җир участогын арендага биру турында гариза килуен белдерә.
Коркачык авылы китапханәчесе Гатиятова Гөлшат һәм кайнанасы Гатиятова Гөлчәчәк Биектау үзәк китапханәсе уздырган " Китапханә минем язмышым" конкурсында катнаштылар. Конкурста ике династия вәкилләре - киленнәр һәм кайнаналар. Кайнаналар шулай ук китапханәдә озак еллар эшләгән кешеләр, ә киленнәре бу эшне дәвам итүчеләр. Конкурс барышында катнашучылар узләрен иҗади яктан да, китапханә эшен белү ягыннан да осталыгына ярыштылар. Безнең китапханәче Гатиятова Гөлшат " Иң әдәби китапханәче династиясе" номинациясендә җиңү яулады, Биектау муниципаль районының "мактаулы китапханә династиясе" статусын алды.
Мәмдәл авыл җирлегендәге Сиразиева Рәшидә Заляли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район администрациясе, авыл җирлеге башлыгы килде. Мәмдәл мәдәният хезмәткәрләре өйдә юбиляр өчен концерт куйды.
"Чаян" журналына язылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International