" Китапханә минем язмышым конкурсы"

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Коркачык авылы китапханәчесе Гатиятова Гөлшат һәм кайнанасы Гатиятова Гөлчәчәк  Биектау үзәк китапханәсе уздырган " Китапханә минем язмышым"  конкурсында катнаштылар. Конкурста ике династия вәкилләре - киленнәр һәм кайнаналар. Кайнаналар шулай ук  китапханәдә озак еллар эшләгән кешеләр, ә киленнәре бу эшне дәвам итүчеләр. Конкурс барышында катнашучылар үзләрен иҗади яктан да, китапханә эшен белү ягыннан да осталыгына ярыштылар. Безнең китапханәче Гатиятова Гөлшат " Иң әдәби китапханә династиясе" номинацясендә  җиңү яулады,   Биектау муниципаль районының "мактаулы китапханә династиясе" статусын алды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International