Үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт юлын якты өлге итеп алырлык,  гаилә тормышы да меңнәргә үрнәк булырлык кеше яши Өбрәдә. Ул - безнең әтиебез Сабиров Салих Сабирҗан улы. Шушы кадерле кешебезнең 25 октябрьдә олуг юбилее. 

Ул,  үз-үзен аямыйча, бар көчен,  тырышлыгын куеп,  туган авылына хезмәт иткән кеше. Гомер йомгагын  кирегә сүтеп карасаң,   тырыш хезмәт юлының үрләренә менгергән юл башы 60 нчы елларга ук  барып тоташа. 14 яшьлек егет киң басу -кырларга язын иң беренче булып ямь-яшел уҗымнарның шытып чыгуыннан, аларның көз айларында сап-сары булып талгын җилдә дулкынлануыннан күзләрен ала алмый тора.  Чөнки ул җирнең кадерен, хезмәтнең тәмен белә торган, уңган-булган, тату-матур гаиләдә туып-үскән, тормышын авылдан башка күз алдына да китермәгән тырыш егет була. Шул яшеннән Салих җир эшенә керешә -  икмәк үстерә башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтуга, калган бөтен гомерен механизатор һөнәренә багышлый. 40 еллап басу-кырларны иңләгән дәвердә  тимер аты   -  тракторның  да гөжләп торган тавышы күңеленә җыр булып ишетелә аңа. Намуслы хезмәте өчен  бирелгән Рәхмәт хатларын, Мактау кәгазьләрен, медальләрен, шул елларда мактап язылган матбугат язмаларын әтиебез кадерле истәлек итеп саклый. 

Әле ул кешеләргә булган  мөнәсәбәте, хезмәтенә бирелгәнлеге,  тыйнаклыгы,  гадилеге  һәм гаделлеге белән авыл халкы алдында абруй казанган кеше дә.  Хезмәт кенәгәсенең соңгы битендә  бригадир булып эшләгәне күренә. Ә бу бит колхозларның гөрләп торган чорлары! Күпме  тырыш хезмәт белән сугарылган,   көнне төнгә ялгап эшләгән йокысыз көннәре ул аның!  Беркайчан безгә сиздермәсә дә, бригадир эшенең тынгысызлыгыннан туеп,  тракторын сагынгандыр дип уйлап куям мин.

Әтиебезнең тагын бер зур казанышы -  үрнәк гаилә башлыгы булуында дип әйтер идем мин. Иңне-иңгә куеп,  әниебез - Сания Гәрәй кызы белән  45 елдан артык бергә  тату-матур гомер кичерү, бергәләп 20 ел буе  әти-әнисе белән бер түбә астында аңлашып яшәү һәм аларны хөрмәтләп   соңгы  юлга озату,  төп нигезне яңартып, өр-яңа йорт җиткереп чыгу,  "әти- әни" дип өзелеп тора торган  тырыш ике ул үстерү, аларны олы тормыш юлына бастыру...  Бу чын ир-егет өчен зур казаныш түгелмени?!  Бүгенге көндә  6 оныгы "дәү әти, дәү әни" дип бөтерелеп тора,  без -  ике килене дә  аларны  хөрмәт итеп яшибез.   Әтиебез тергезеп җибәргән туган нигездән шат  бала-чага тавышлары, кода-кодагыйлар, туган-тумачалар, дус-ишләр өзелми. 

Әтиебезнең ир-егетләргә хас  матур сыйфатлары бик күп. Гаиләдә ул  оста җитәкче,  үз ролен яхшы белә, урыны гел түрдә булыр. Һәр мөһим әйбер аннан башка эшләнми, хәл ителми, ләкин гел  матур итеп:  "Әниегез ни әйтер?" диеп әйтеп куя. Шуннан соңгы ноктаны әни куя, әни хәл итә.  Әти өчен  "хатын-кыз", " әни"  дигән төшенчәләр бик зур илаһи мәгънәгә ия.  Әнигә ул бүләкләр бирергә дә онытмый, бәйрәмнәрдә сюрпризлар эшләп куя.   Әниләрне, хатын-кызларны  рәнҗетергә ярамаганны  уллары да күреп үскәннәр. Без  -  ике килене  дә шуны тоеп яшибез. Әти белән әни кая гына барсалар да - зиратка дога кылыргамы, кунаккамы яки җиләк-гөмбә, гөлҗимешен җыяргамы,  башка җиргәме,  гел бергә булырлар. Әнинең ул киңәшчесе, ышанычлы терәге. Безнең әтигә булган  хөрмәтнең нигезе аның әнине хөрмәт итә белүендә  һәм шундый кешелекле, чын ир-ат була белүеннән киләдер, минемчә.

Бүгенге көндә әтиебез лаеклы ялда булса да,  эшсез тора алмый.  Өйдәгеләргә лапас тулы мал-туарларны караша, кайчак  алар белән мәш килеп,  көннең үткәнен сизми дә кала. Дөнья яңалыклары белән дә хәбәрдар булырга, газета-журналлар укып, ял итәргә дә өлгерә. Халык медицинасын кулланып, үлән чәйләре эчә.  Иң гаҗәпләндергәне шул -  авыр, тузанлы эшләрдә хезмәт итсә дә, 70 яшен тутырса да, битендә бер генә җыерчык та юк аның. Күзләр генә тимәсен!

Шимбә-ялларда  "дәү әни-дәү әти !"- дип,  яратып,   төп йорттагы 3 оныгы   янына безнен өч бала кайтып төшә. Алардан аерым торсак та, без гел алар канаты астында яшәгән кебек. Атна буе эшләп арыганнан соң, әти-әни  янында бала булып калу мизгелләрен берни белән алыштырып булмый, күңел  ял итә. Тигезлектә, тынычлыкта,   саулыкта әни белән  бәхетле озын гомер кичерүен теләп калабыз.
 


Гөлназ САБИРОВА, Әлдермеш авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International