Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
“Татарстан студентлары күрке” конкурсында республика вузларында белем алучы 150ләп кыз катнашуы көтелә
2015 елның 30 октябре, җомга
Казанда беренче мәртәбә “Татарстан студентлары күрке” (“Краса студенчества Татарстана”) сәләтлелек, нәзакатьлелек һәм артистлык осталыгы конкурсы уздырыла.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, “Россия яшьләре берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы Нестан Читая һәм “Россия студентлар күрке – 2014” конкурсында “Идел буе федераль округы студентлары күрке” исеменә лаек булган Руфинә Рәхимова тәфсилләбрәк сөйләде.
Сергей Миронов билгеләп узганча, “Татарстан студентлар күрке” конкурсы кызларның тышкы кыяфәте генә түгел, иң беренче чиратта, эчке дөньясы матур булырга тиеш икәнлеген күз уңында тота, аларның иҗади сәләтен, интеллектуаль дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеге булдыра. Анда Татарстан югары уку йортларында “яхшы”дан түбән булмаган билгеләргә укучы һәм академик бурычлары булмаган 18 яшьтән 25 яшькәчә студент яки аспирант кызлар катнаша ала. Шулай да, конкурста катнашу өчен кызларның тышкы кыяфәтенә карата да таләп бар – аларның буе 170 см-дан түбәнрәк булмаска тиеш.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе искәртүенчә, “Россия студентлары күрке” сәләтлелек, нәзакатьлек һәм артистлык осталыгы конкурсы Татарстан башкаласында былтыр 21-24 ноябрьдә беренче тапкыр оештырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык кыз катнашты, Новосибирск гүзәле Анастасия Клименко исә җиңүче дип табылды. “Былтыр конкурс шактый югары дәрәҗәдә узды. Казан, Татарстан данын яклаган кызлар лаеклы урыннар яулады. Бу тәҗрибә быел “Татарстан студентлар күрке” конкурсын оештыруда ярдәм итә”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Сергей Миронов. Аның сүзләренчә, бәйгедә республика вузларыннан 150ләп кыз катнашыр дип көтелә. Анда катнашуга гаризалар 20 октябрьдә кабул ителә башлаган һәм ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен molkaz.ru/krasastudrt cайтында анкета тутыру зарур. Бүгенгә җәмгысе 30лап кыз бәйгедә катнашырга теләк белдергән, шулардан 15е – Казаннан, 15е – Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән.
Конкурс берничә этапта үткәрелә. Аерым алганда, 5-10 ноябрьдә булачак беренчел сайлап алу этабын уңышлы узган кызлар 13 ноябрьдә дефиледа катнашачак һәм үзләрен үзләре презентацияләчәк. Бу өлештә иң яхшылары дип табылганнары 15 ноябрьдә иҗади номерлар белән чыгыш ясар дип көтелә. Әлеге этапта уңышка ирешүчеләр финалга уза. 21-23 ноябрьдә кызлар төрле мастер-классларда, социаль акцияләрдә катнашыр, матур итеп атлау серләренә төшенер, иҗади номерларын камилләштерер дип планлаштырыла.
Конкурсның финалы һәм гала-концерты 25 ноябрьгә билгеләнгән. Анда җиңгән кызга “Татарстан студентлар күрке” титулы һәм таҗы, шулай Татарстан данын “Россия студентлары гүзәле” (“Мисс студенчества России”) бәйгесендә яклау хокукы, кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Кызларны кемнәр бәяләчәк, дигән сорауга Нестан Читая: “Жюри әгъзалары буларак матурлык конкурслары уздыру юнәлешендә күп еллар хезмәт куйган экспертлар белән беррәттән, кызларның матурлыгын, иҗади сәләтләрен лаеклы дәрәҗәдә бәяли алачак хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм башкаларны чакыру ниятләнә. Аларның төгәл исемлеге соңрак игълан ителәчәк”, – дип җавап бирде.
Сергей Миронов исә: “Жюри исемлегенә эләгергә теләүчеләр шулкадәр күп ки, без алар арасында аерым конкурс уздырырга ниятләп торабыз”, – дип шаяртты.
Шуны да билгеләп үтик: конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, “Россия яшьләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Казан яшьләре” җирле Казан иҗтимагый оешмасы һәм ТР вузлары администрацияләре оештыра.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/492954.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Биектау районы Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Барлык битараф булмаган кешеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Чисталык - уртак тырышлык нәтиҗәсе. #эковесна
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
14
апрель, 2026 ел
Эре габаритлы калдыклар категорияләре
Эре форматлы утиль төшенчәсе төрле калдыкларны берләштерә. Берничә категорияне аерып күрсәтәләр: Сантехника-канализация, су, вентиляция, җылылык белән бәйле бөтен нәрсә. Моңа торбалар, ванналар, кабырчыклар, батареялар керә. Зур булмаса да, катнаштыргычларны да бу төркемгә кертәләр. Үз ресурсын эшләп чыгарган көнкүреш һәм электр техникасы: компьютерлар, принтерлар, суыткычлар, микродулкыннар һ. б. Яктырткыч приборлар: плафоннар, люстралар. Товар кыяфәтен, Куллану үзлекләрен югалткан яки хуҗаларын канәгатьләндерми башлаган җиһазлар: комодлар, диваннар, шкафлар һәм башка әйберләр. Кайбер төзелеш материаллары: иске идән һәм стена түшәмәләре, демонтажланган рамнар, ишекләр. Агач калдыклары: ботаклар, кәүсәләр, такталар. Спорт җиһазлары: чана, велосипед, чаңгы, самокат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз