2015 елның 3 ноябрендә 17 сәгатьтә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Анастасия Волочкованың хәйрия концерты була. Анастасия Волочкова - россия балеринасы, биюче һәм җәмәгатьчелек эшлеклесе.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан концертка Лаеш балалар йорты, Нурлат балалар йорты, Казан шәһәренең Идел буе районы Балалар йорты, Казан шәһәренең 11нче мәктәп-интернатыннан 220 бала чакырылды.