“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына 6 категория өстәлде.
Алар арасында:
- “Этил спирт һәм алкоголь продукцияне хокуксыз җитештерү”,
- “Хуҗасыз/йортсыз этләр”,
- “Янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу”,
- “Мәдәният оешмалары эшчәнлеге”,
- “Спорт объектлары эшчәнлеге”,
- “Мәдәният һәйкәлләре”.
“Халык контроле” системасына гариза бирер өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә кирәк.