"Мега" сәүдә үзәгендә гражданнарны эшкә урнаштырачаклар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
14 ноябрьдә "Мега" сәүдә үзәгендә  Казаннның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Катнашучылар игътибарына булган вакансияләр  турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә 30 предприятие вәкиле катнашыр дип көтелә.
Ярминкә 11.00дән алып 16.00га кадәр эшләячәк. Бирегә барлык теләүчеләр, шул исәптән, башкала кунаклары чакырыла. Катнашучылар предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә, профессиональ уку, дәүләт гарантияләр буенча консультацияләр ала алачак. Шулай ук профессиональ юнәлеш билгеләүче тестлар үтәргә, кызыксынган эш урыннары исемлегенең күчерелмәләрен алырга мөмкин булачак. 
 
Белешмәләр өчен телефон: 562-48-16.
 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International