Быел көзен Казанда хатын-кыз гүзәллегенә, әниләргә һәм гаиләгә багышланган "Нечкәбил-2015" XI Республика конкурсы булды. Шушындый абруйлы конкурста катнашучылар арасында Биектауның "Петушок" балалар бакчасы мөдире Валентина Петровна Фомичева да бар иде. Ул, төрле номинацияләрдә дипломнар һәм Рәхмәт хатлары яулап, үзенең районын лаеклы яклады. Халыкара әниләр көне алдыннан финал узар һәм "Нечкәбил-2015" конкурсына йомгак ясалыр.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Ә бу Җиңү өчен көрәшкән аяусыз еллар - ветераннарыбыз күңелендә мәңге төзәлмәс яралар, сагыш, әрнү калдырды. Бүгенге көндә безнең авылда биш тыл ветераны яши. Аларның язмышлары күпләр өчен үрнәк алырлык, сокланырлык. Һәркайсы зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаеклы кешеләр. Шундыйларның берсе - Кече Рәс авылында гомер кичерүче Мәсхүдә апа.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына быел 10 айда гражданнардан 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 248е коррупция мәсьәләсенә кагыла.
Алан-Бәксәр авыл җирлегенә караган Әсән авылы мөселман зияратына тимердән чүкеп эшләнгән яңа капка куелды.
13 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авылында Әсән җаваплылыгы чикле ширкәтнен яңа төзелгән ашханә бинасында Корьән ашы үткәрелде.
Бүген, Казанда Халыклар дуслыгы йортында, “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы барышында, “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.
26-27 ноябрь көннәрендә Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы уздырыла. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
18–25 ноябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 123 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсезләр калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 93 кеше.
24нче ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15926 тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 147 кешегә күбрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тиң. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 28784 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнага гына оешмалар 1556 эш урыны тәкъдим иткән.
Элеккерәк заманнарда безнең илдә кыз балаларны кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр.