ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова Россиядә беренче булып Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе булды.

24 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советының чираттагы 4 утырышы булды.

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Фоат Габделхәй улы Сабитов авыл халкы белән очрашулар уздырды. Очрашуда авыл җтирлеге башлыгы килеп туган проблемалар белән уртаклашты, тоерроризм һәм экстремизм темаларына чыгыш ясады, авыл халкын игътибарлы, бердәм булырга өндәде һәм якынлашып килүче әниләр көне уңыеннан җыелышка килгән әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлады.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 декабрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районы яшәүчеләре өчен гражданнар кабул итү чарасы үткәрә. Гражданнар кабул итү чарасы сәгать 13.00 алдан язылу буенча башкарыла. Үткәрү урыны: Введенская Слобода, Үзәк урам, 55 йорт.

«Ачык Татарстан» мәйданында бер ел эчендә 35 хокук проекты бастырылган.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

25 нче ноябрь көнне Коркачык авылы " Черемушка" балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткәрелде.

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән!


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасының электрон мәгариф бүлегенең бша белгече Тамара Торовага ТР Премьер-министры И.Ш.Халиковтан рәхмәт хаты тапшырдылар.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Татмедиа” республикакүләм агентлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында дәүләт телләре саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2015 елның 24 ноябреннән 25 декабренә кадәр «Тере тел – тере милләт!» республикакүләм конкурсы үткәрелә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә  һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International