ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Иртәгә үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган  хәйрия марафон узачак.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бүген “Тандем” сату күңел ачу комплексында (Ибраһимов Проспекты урамы, 56 йорт) “Әбүнәче көне” узу турында хәбәр итә. “Бөтенроссия әбүнәче декадасы” кысаларында 2016 елның 1 ярты еллыгына газета-журналларга язылу башкарган Казанның барлык яшәүчеләре дә бүләкләргә ия булачак.

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау республикакүләм клиник онкологик диспансерына онкология пациентлары учеты алып барыла.

Бүген “Бердәм Россия” партиясе туган көнендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан мниципаль районында гражданнар кабул итте.

28 ноябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

016 елның 11 гыйнварыннан Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак.

2016 елда Иннополис Университетында укуга 300дән артык грант биреләчәк. Грант барлык мәгариф программасы барышындагы укуның хакын каплый.

Узган ялларда инвестицион фондлар беренче тапкыр Иннополис Университетының фәнни лабораторияләре өлкәсе белән таныша алды.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Ноябрьдән алып, декабрьгә кадәрге чорда, ягъни салкыннар тотрыклыланганга кадәр  көзге боз  ышанычсыз була. Гадәттә сулыклар тигез катмый: башта яр буйлары, саерак урыннар, җилдән ышык җирләр, аннары гына урта өлеш ката. Юка бозда ел саен кешеләр һәлак була. Кагыйдә буларак, һәлак булучыларның күпчелеген балалар һәм балыкчылар тәшкил итә.

28 ноябрь көнне Олы Битаман авыл җирлегендә Әниләр көне уңаеннан "Җылы наз ул, әнием, синдә генә" дигән кичә оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре кичәгә инде дәү-әни булырга өлгергәннәре дә, яңа гына әни булган хатын-кызлар да чакырганнар иде. Өлкәнрәк буын әниләр яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр, әниләр үзоләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, интеллектуаль ярышта көч сынаштылар. Сәхнәгә чакырылган һәм залда утыручы әниләрне котлап, Илфат Сабитов җыр белән концертны ачып җибәрде, соңрак авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов котлады. Кичә бик эчтәлекле формада, җыр-биюләр, ярышлар, әңгәмәләр белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International