28 ноябрь көнне Олы Битаман авыл җирлегендә Әниләр көне уңаеннан "Җылы наз ул, әнием, синдә генә" дигән кичә оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре кичәгә инде дәү-әни булырга өлгергәннәре дә, яңа гына әни булган хатын-кызлар да чакырганнар иде. Өлкәнрәк буын әниләр яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр, әниләр үзоләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, интеллектуаль ярышта көч сынаштылар. Сәхнәгә чакырылган һәм залда утыручы әниләрне котлап, Илфат Сабитов җыр белән концертны ачып җибәрде, соңрак авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов котлады. Кичә бик эчтәлекле формада, җыр-биюләр, ярышлар, әңгәмәләр белән үрелеп барды.