28 ноябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чарага укучылар һәм "Золушка" балалар бакчасына йөрүчеләрнең әниләре чакырылган иде. Күңел биреп әзерләнгән концерт программасыннан бер бала да читтә калмады, алар бик теләп үз талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән әниләр матур шигырь-җырлар тыңладылар, биюләр һәм скетчлар карап хозурландылар.