ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

 «Ростелеком» оешмасы Казанда бүлекчә ачачак. Казан – медицина мәгълүмати системалар үстерер өчен стратегик мөхим регион.

Татарстан Югары суды 49 яшьлек Марина Скрипаль, 45 яшьтәге Рубен Кучушев һәм 28 яшьлек Антон Тихомировка карата хөкем карары чыгарды.

Декабрь ˜– ел буена эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау ае. Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышында да үткәрелгән чараларны барладылар, ирешелгән уңышларны билгеләделәр. Яңалыклар аз түгел: депутатлыкка шактый яшь кеше килгән, ә менә Яшьләр палатасы рәисе исә вазифасыннан китте.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Татарстанга бүген эш визиты белән РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов һәм "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг килделәр. Сәфәрнең төп максаты – Иннополис шәһәренә бару. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 14 декабердә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында "Иделкәем" балалар , яшьүсмерләр театр һәм курчак коллективларының Республика конкурсы булды. Коркачык авыл  мәдәният йорты " Нечкәбил" балалар курчак театр коллективы , режиссер  Айгөл Хәйруллина  " Сәламәтлек аланына сәяхәт"  пьесасын сәхнәләштергән өчен II дәрәҗә лауреат диплом белән бүләкләнде. 

Быел Биектау районы оешуга 80 ел тулды. Район суды да Биектау белән яшьтәш.  Ул да үзенең юбилеен билгеләп үтә. Суд тарихы районыбыз, республика һәм  илебез тарихының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Дәвер вакыйгаларын да район белән бергә кичергән ул, төрле чорларда суд системасында эшләгән кешеләр язмышы да ил тарихы, ил язмышы белән үрелеп барган.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

16 декабрьдә "Халыкара мигрант көне: Татарстан Республикасында мигрантларны  социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү чараларын гамәлгә ашыру буенча" массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг узачак. Әлеге чара "Яңа гасыр" Автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы тарафыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырыла

Иртәгә "Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International