Иртәгә нинди һава торышы көтелә?

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республикада урыны белән кар, җиңелчә буран булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчәючән җил исә. Юлларда бозлавык саклана.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 8-13, көндез 5-10 градус салкын булачак.

 

Казанда да болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә – 8-12, көндез 6-9 градус салкын булыр дип фаразланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International