Яшьләр иҗтимагый палатасы: районнарда актив яшьләр аз

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Декабрь ˜– ел буена эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау ае. Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышында да үткәрелгән чараларны барладылар, ирешелгән уңышларны билгеләделәр. Яңалыклар аз түгел: депутатлыкка шактый яшь кеше килгән, ә менә Яшьләр палатасы рәисе исә вазифасыннан китте.


Беренчеләрдән булып, яшьләрнең быел 13 сентябрьдә узган Татарстандагы җирле үзидарә сайлауларында актив катнашуларын билгеләп үттеләр. 18-30 яшьтәгеләр республикада тавыш бирүчеләрнең гомуми санының 30 процентын тәшкил итә икән. Депутат кәнәфиенә омтылучы яшьләр дә күп: быел 1105 яшь депутат сайланган. Хәер, 2016 елда узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда да яшьләребез тавыш бирүдә актив катнашыр, дип көтелә.

Киләсе елга яшьләрне нинди яңа проектлар көтә?

Тиздән Татарстан Яшьләр иҗтимагый палатасы составында депутатлар төркеме барлыкка киләчәк. Анда депутат кәнәфиенә әле генә килеп утырган яшьләрнең белемен арттырачаклар. Бу ихтыяҗ әле күптән түгел генә туган: халык белән очрашуларда әле депутатлык стажы булмаганнарга кайбер кыенлыклар белән дә очрашырга туры килгән.

Бүгенге утырышта яңа проектлар да тәкъдим ителде. “Елның яшь хокукчысы” проекты – шундыйлардан. Әлеге проект ярдәмендә яшьләрнең хокукый белемен арттырырга телиләр. Иҗтимагый палата әгъзалары шулай ук республика районнарында халыкара һәм динара татулыкны үстерү юнәлешендә эшләүяе яшь егет яки кыз билгеләнергә тиеш, дип саный.

Хәер, районнар турында сүз чыккач, шуны да әйтергә кирәк: Казан белән чагыштырганда, муниципаль районнарда яшьләрнең активлыгы бик түбән дәрәҗәдә, аларда энтузиазм җитми. Бары тик Әлмәт, Нурлат, Тәтеш районнары гына бу юнәлештә аерылып тора. Мәсәлән, Әгерҗе районының Яшьләр парламенты рәисе Марсель Шәхмин әйтүенчә, яшьләрнең эшкә урнашуы кискен мәсьәлә булып тора. Алар хәтта үзләре районы эш биржасында тәкъдим ителүче вакансияләр белән дә таныш түгел. Шуңа күрә Яшьләр иҗтимагый палатасы райондашларына ярдәмгә килгән: вакансияләр турында мәгълүмат табып, даими яңартылып тора торган сайт булдырган.


Кызу бәхәс: рәис кем булыр?

Көн кадагындагы тагын бер мөһим мәсьәлә - ул да булса Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисен сайлау иде. Палатаның хәзерге рәисе Тимур Камалетдинов билгеле бер сәбәпләр аркасында алга таба монда эшли алмавын белдерде.

Палата әгъзалары тарафыннан бу вазифага ике кешенең кандидатурасы тәкъдим ителде. Андрей Петухов белән Илдар Суфияров икесе дә Татарстан яшьләренә шактый таныш. Беренчесе “Кадрлар резервы” проектының башкарма директоры булса, икенчесе – элек КДЭУның студентлар советын, студентлар отрядларын җитәкләгән, Яшьләр иҗтимагый палатасының җаваплы сәркатибе булган егет. Сайлауга керешер алдыннан, кызу бәхәсләр башланды. Кемдер Суфияров кандидатурасы яклап чыкса, икенчеләре – Петуховны. Нәтиҗәдә, Илдар өчен 45 кеше тавыш бирсә, Андрейга – 9 кеше, ә дүрт кеше тавыш бирмичә калды. Шулай итеп, бүгеннән башлап Яшьләр иҗтимагый палатасын яңа рәис - Илдар Суфияров җитәкли.

Тавыш бирү тәмамланганнан соң, яшьләргә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз теләкләрен җиткерде.

– Бүген дә, кичә дә яшьләр Татарстанның иҗтимагый тормышында мөһим роль уйный. Яшьләр иҗтимагый палатасы республиканың иҗтимагый-сәяси тармагында үзен яхшы күрсәтә. Моңа кадәр барысын да демократия таләпләренә туры китереп эшләдек. Мин, беренче чиратта, Тимур Камалетдиновка башкарган эше өчен рәхмәт җиткерәм. Яшьләр арасында ул авторитетка ия, ул җитәкләгән вакытта Яшьләр иҗтимагый палатасы өчен шактый эшләр башкарды. Сезнең күпчелегегез – креатив яшьләр. Без сезгә таяначакбыз, сезне төрле вазифаларга тәкъдим итәчәкбез. Кайбер вакытта безгә яхшы белгечләр җитми. Без аларны сезнең арагыздан эзләячәкбез, – диде парламент рәисе.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International