16нчы декабрь көнне Татарстан Республикасында мигрантларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү буенча фикер алышачаклар

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

16 декабрьдә "Халыкара мигрант көне: Татарстан Республикасында мигрантларны  социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү чараларын гамәлгә ашыру буенча" массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг узачак. Әлеге чара "Яңа гасыр" Автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы тарафыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырыла

Очрашу барышында республикада миграция өлкәсендәге хәл турында, мигрантларны социаль адаптацияләү, интеграцияләү  һәм хокукларын яклау буенча фикер алышачаклар. 

Биредә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы буенча Федераль миграция хезмәте Идарәсе башлыгы Артем Кузнецов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, "Яңа гасыр" Автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева катнашыр дип көтелә. 

Чара Казан шәһәре, Петербург урамы 52 йортта, Конференцияләр залында узачак.

Башлана 10.30да.

Массакүләм магълүмат чаралы вәкилләре өчен аккредитация:

Гөлназ Гыйбадуллина, "Яңа гасыр" PR-менеджеры

тел: +79872903414, эл адрес: newcentury.kzn@gmail.com


Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International