Ялгыз яшәүчеләрне фатирсыз калдырган җинаятьчеләр хөкем ителде

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Югары суды 49 яшьлек Марина Скрипаль, 45 яшьтәге Рубен Кучушев һәм 28 яшьлек Антон Тихомировка карата хөкем карары чыгарды.

 

Алар караклыкта, кеше урлауда һәм янауда гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча, 2006 елның октябреннән 2011 елның мартына кадәр хөкем ителүчеләр эчүчелек белән мавыгучы, ялгыз яшәүче Казан кешеләренең фатирларын үзләштергән. Алар исеменә кредит рәсмиләштерү очраклары да булган. Явыз ниятле әлеге адәмнәрнең гамәлләреннән 4 кеше зыян күргән.

Татарстан Югары суды Марина Скрипальне – 8 елга, Антон Тихомиров белән Рубен Кучушевны 8 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм итте.Беренчесе шул вакытны гомуми режимлы, ә калган икесе кырыс режимлы колониядә уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International