Иртәгә "Киләчәккә билет" иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Иртәгә "Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. 
Бу конкурс - "2014-2020 нче елларга  Татарстан Республикасында  эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" подрограммасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән  ноябрьгә чаклы 2 этапта уздырылган иде. 1 нче - сайлап алу туры - муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган. Анда җиңүчеләр  икенче - республика  этабына чыгарылган. 
Иҗади  бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен 4 номинация буенча тапшырганнар.
Конкурс комиссиясе  иншаларның  оригинальлек, хиссилек,  образлылыгына игътибар итте

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, Югары Ослан муниципаль районы, г. Иннополис. "Беренче технопарк" бинасы, Университет урамы, 7 йорт, конференцияләр залы.

Башлана 13.00.


Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International