ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларда халык арасында наркоманияне профилактикалау" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова спорт чарасы үткәрде.

Шушы көннәрдә балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа районында чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды.

2016 нчы елның 28нче июнь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2039 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 107 кешегә кимрәк.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Ямаширмә авыл җирлегендә балалар Сабантуе булып узды

Ямаширмә мәктәбе яны лагерында 28 июньдә Г. Тукай әсәрләре буенча викторина булды.

Ямаширмә мәктәбе янында эшләп килгән "Көмеш су" лагерында 27 июнь көнне "Юл тамгалары иленә сәяхәт" дип аталган бәйрәм булды.

Ямаширмә балалар бакчасына йөрүче балалар көн саен спорт мәйданчыгында шөгыльләнәләр.

22-28 июнь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 81 кеше, шулай ук эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 68 кеше.

28 июнь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15464 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 425 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,75% күрсәткечен тәшкил итә.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International