Түбән Каманың "Веста" үзәгендә сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяталар

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларда халык арасында наркоманияне профилактикалау" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова спорт чарасы үткәрде.

Биредә социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар катнашты. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятудан гыйбарәт иде. 

Нәтиҗәдә, барлык балалар да уңай эмоцияләр туплады, ә иң мөһиме - үз вакытын уеннар уйнап, дуслары белән үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International