22-28 июнь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 81 кеше, шулай ук эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 68 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
дәүләт хезмәтендә –44, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында – 43, транспорт һәм элемтә өлкәсендә – 36, финанс эшчәнлегендә – 33, белем бирү өлкәсендә – 30, төзелештә – 25, коммуналь хезмәтләрдә – 24, сәламәтлекне саклауда – 19, файдалы казылмалар табуда – 18, авыл хуҗалыгында – 11, энергетика тармагында – 9, кунакханә бизнесында – 2.