Татарстан Республикасында кабат эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

28 июнь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15464 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 425 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,75% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 32265кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2469 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 567 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 279ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 94 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International