Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 28нче июнь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2039 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 107 кешегә кимрәк.

Шулай ук эшсезләр саны Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Алы, Чистайда кимеде. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, бу мәшгульлек үзәкләрендә 418, 743, 134, 1190, 224, 218 эшсез кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International