Шушы көннәрдә балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа районында чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды.
Кичке рейд барышында 22 балигъ булмаган бала һәм 10 гаилә тикшерелде. Әти-әниләр арасында балаларны тәрбияләү, гаиләдәге низагларны булдырмаска тырышу, балаларга уңайлы яшәү шартлары булдыру турында әнгәмә оештырылды. Шулай ук белгечләр елгаларда, күлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша ике эшсез калган әти-әнигә һәм бер яшүсмергә җәйге каникул вакытына эшкә урнаштыру буенча ярдәм тәкъдим ителде.
Мондый комплекслы чаралар балаларның хокукын яклау һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла.