ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә
Өлкәннәр көненә мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр чакырылды.
4 октябрь көнне Суыксу авыл җирлегендә өлкәннәр көненә Корбан ашы үткәрелде. 

7
октябрь, 2016 ел
җомга

Өлкәннәр Декадасы кысаларында 2016 елның 7 нче октябрь көнендә халыкка түләүсез юридик ярдәм 52 пунктта күрсәтеләчәк.

Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Социальный погребок" акциясе кысаларында 29 өлкән яшьтәге гражданга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алынган азык-төлек фатирларына илтеп бирелде. Шундый ук ярдәмне Биектау "Өмет" комплекслы үзәге Красносельский һәм Биектау авыл җирлекләрендә торучы өлкәннәренә күрсәтте. Әлеге үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз торучы өлкәннәрнең өйләренә авыл хуҗалыгы продукциясен илтте.

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 6 октябренә 38,5 меңга мәйданнан (планнан 61%) 1296,2 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңыш гектардан 336 центнер тәшкил итә.

7 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Казанда һәм Чаллыда быел башланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 246,3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.

Ямаширмә балалар бакчасында өлкәннәр көне узды.

5 октябрь көнне Ямаширмә мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды

Ямаширмә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылда урнашкан ипи цехына экскурсиягә бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International