ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Ямаширмә авыл китапханәсендә "Мәдәни көндәлек" программасы кысаларында  кызыклы чара булып узды

Мәдәният хезмәткәрләре,библиотека, музей эшчеләре Өбрә авылында һәйкәл янын чистарттылар. Һәйкәл тирәсенә агачлар утыртылды.

Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да тирә-якны яшелләндерүдә актив катнаштылар. Алар узләре йөри торган бакча тирәсенә агачлар утырттылар. Һәрберсе үзенең тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтте.Балалар җыр, биюдә генә түгел, ә эштэ дә үзләрен сынатмадылар.Молодцы!


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган “Рәхмәтемнең иң олысы сезгә , Укытучым!” бәйрәм концерты булды. 


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Олы Битаман авылында яшәүче Насртдинов Садртдинга 80 яшь тулды. 

Олы Битаман мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясендә агачлар утырттылар.

 

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык башлангыч мәктәбе укучылары узләре  ясаган октрыткалар, чәчәк бәйләмнәре белән , лаеклы ялдагы  укытучыларны өйләренә барып котладылар . 

Өлкәннәр көне уңаеннан районда яшәп ялгыз гомер итуче өлкәннәргә Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән азык-төлек пакетлары өләшенде.
3 октябрь көнне Гәр һәм Шөмлән авылларында яшәүче пенсионерларны традиция буенча Гәр мәктәбенә дәштек. Ветераннар өчен концерт номерлары әзерләнгән иде. Концерттан соң, килгән кунакларны өстәл янына дәштек - монда аларны авыл җирлеге һәм спонсорлар көче белән әзерләнгән бәйрәм табыны көтә иде. Өлкәннәребез рәхәтләнеп узара сөйләшеп, рус һәм татар телләрендә җырлар җырлап, тәмле ризыклар белән сыйланып утырдылар. Аларны бәйрәм белән Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, җирле депутат Фәния Каюмова котладылар. Ветераннарыбыз өйләренә бик канәгать булып таралыштылар.

8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Айбаш авыл җирлегендә агач утырту көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International