Гәр авылында өлкәннәр көне.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе
3 октябрь көнне Гәр һәм Шөмлән авылларында яшәүче пенсионерларны традиция буенча Гәр мәктәбенә дәштек. Ветераннар өчен концерт номерлары әзерләнгән иде. Концерттан соң, килгән кунакларны өстәл янына дәштек - монда аларны авыл җирлеге һәм спонсорлар көче белән әзерләнгән бәйрәм табыны көтә иде. Өлкәннәребез рәхәтләнеп узара сөйләшеп, рус һәм татар телләрендә җырлар җырлап, тәмле ризыклар белән сыйланып утырдылар. Аларны бәйрәм белән Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, җирле депутат Фәния Каюмова котладылар. Ветераннарыбыз өйләренә бик канәгать булып таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International