Ямаширмә балалар бакчасында Әниләр көне үткәрелде.
Айбаш авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум
Ахмирова Мөнәвәрә Галләм кызына 90 яшь тулды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru сайтында.
17 ноябрь көнне Ямаширмә халык театры күренекле драматург Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" мелодрамасы белән Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда Театр коллективларының XVI"Идел-йорт" регион ара фестиваль -конкурсында уңышлы гына чыгыш ясады.
Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының уртанчылар төркеме “Уңыш бәйрәме ”н үткәрделәр.