Үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр . Репертуарында Коркачыкны бөтен дөньяга таныткан, бик куп матур җырлар авторы , “ Ак Барс” премиясе лауреаты, якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь Айдар Минһаҗевның сүзләренә куп җырлар башкардылар. Халык сөенеп, горурланып залны алкышларга кумделәр.
30 ноябрь көнне Ямаширмә "Йолдыз"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар "Саулык-зур байлык"проекты кысаларында физик ял сәгате үткәрде
2 ноябрь көнне Мүлмә балалар бакчасында "Сөмбелә" дә кунакта дигән исем астында бэйрәм кичәсе уткәрелде.
25 нче ноябрь көнне Мүлмә урта мәктәбендә мэктэп коллективының зур тырышлыгы белән "Әнием - син якты кояшым" дигән әниләр кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә 9 гаилә катнашты. Һәр гаилә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән иде.
25 ноябрь көнне Дөбъяз мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “ Һәрвакыт булсын әни” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә 5 яшь килен үзләрегең уңганлыкларын, булганлыкларын төрле ярышларда күрсәттеләр. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә йөрүчеләр конкурсантларны үзләренең җыр-биюләре белән дәртләдереп тордылар. Кичә бик матур, күңгелле узды.
Ямаширмә балалар бакчасында Әниләр көне үткәрелде.